Татарстанның бер авылында 8 яшьлек бала югалган

 Алабуга районы Иске Юраш авылында бер бала югалган. Бала елгага төшкән булырга мөмкин дигән фаразлар да бар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

8 яшьлек малайның  югалуы турындагы хәбәр кичә кич килеп ирешә.  Фаразлар буенча, малай Юраш елгасына егылып төшкән булырга мөмкин. Баланы эзләү эшләре дәвам итә.


Фикер өстәү