Site icon Ватаным Татарстан

9 апрель көне тарихта ниләр белән истә калды?

Атом-төш үзәге

75 ел элек (1946) Россия федераль атом-төш үзәге – Бөтенроссия Эксперименталь физика фәнни-тикшеренүинституты оештырыла. Бу көнне СССР Министрлар Советы СССР Фәннәр академиясенең 2нче лабораториясе каршында КБ-11 конструкторлык бюросын оештыру турында ябык карар кабул итә. Атом-төш коралын эшләү буенча ябык предприятиеләрнең берсе Арзамастан 75 км ераклыкта, Сарова бистәсендә урнаша. Анда элек сугыш кораллары җитештерү заводы урнашкан була. КБның беренче рәисе – Павел Зернов.

Чүп өчен штраф

322 ел элек (1699) ПетрI Мәскәүдә чисталыкны күзәтү һәм урамнарны, тыкрыкларны чүпләгән кешегә җәза бирү турында указ кабул итә. Указны бозган гражданнарны чыбыркы белән суктыралар һәм акчалата штраф салалар. Әгәр тәртип бозучы берничә тапкыр тотылса, штрафның суммасы 10 сумга кадәр җитә. Ул чор өчен бу бик зур сумма була.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Exit mobile version