9 апрель көне тарихта ниләр белән истә калды?

Атом-төш үзәге

75 ел элек (1946) Россия федераль атом-төш үзәге – Бөтенроссия Эксперименталь физика фәнни-тикшеренүинституты оештырыла. Бу көнне СССР Министрлар Советы СССР Фәннәр академиясенең 2нче лабораториясе каршында КБ-11 конструкторлык бюросын оештыру турында ябык карар кабул итә. Атом-төш коралын эшләү буенча ябык предприятиеләрнең берсе Арзамастан 75 км ераклыкта, Сарова бистәсендә урнаша. Анда элек сугыш кораллары җитештерү заводы урнашкан була. КБның беренче рәисе – Павел Зернов.

Чүп өчен штраф

322 ел элек (1699) ПетрI Мәскәүдә чисталыкны күзәтү һәм урамнарны, тыкрыкларны чүпләгән кешегә җәза бирү турында указ кабул итә. Указны бозган гражданнарны чыбыркы белән суктыралар һәм акчалата штраф салалар. Әгәр тәртип бозучы берничә тапкыр тотылса, штрафның суммасы 10 сумга кадәр җитә. Ул чор өчен бу бик зур сумма була.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


9 апрель көне тарихта ниләр белән истә калды?” язмасына фикерләр

  1. Ничек кешене кайда да булса мәҗбүри тотарга була? Анда кергәндә контрактны укып керсә дә, үзен ни көткәнен белеп кермәгән бит ул. Рифат Фаттахов җибәрсен иде бу балакайны. Башка җиргә эшкә урнашыр, укыр, яшәр тыныч кына, кимсетелмичә. Ничек яшәргә тиеш соң ул, нинди акчага көн курсен??? Эшләргә ярамасын, үзләре түләмәгәч. Гастрольгә чыгып китә торган кеше башка җирдә эшли дә алмый бит! Бугенге көндә акча алган кешеләргә дә авыр яшәве, кибетләрдә бәяләрне күргәне бар микән Рифат әфәнденең? Яшәргә бит Рузиләгә дә кирәк!!!

Фикер өстәү