Site icon Ватаным Татарстан

Рөстәм Миңнеханов мөселманнарны Рамазан ае башлану белән котлады

Рөстәм Миңнеханов республика халкын изге Рамазан ае башлану белән котлады.

«Изге Рамазан ае мөбарәк булсын!» — дип язган ул Instagram социаль челтәрендә.

 

2021 елда изге Рамазан ае 13 майга кадәр дәвам итәчәк. 30 көн дәвамында мөселманнарга тәүлек буе ашау һәм эчүдән тыелырга кушыла. Рамазан ае Ураза бәйрәме белән тәмамланачак.


Exit mobile version