Рөстәм Миңнеханов республика халкын изге Рамазан ае башлану белән котлады.
«Изге Рамазан ае мөбарәк булсын!» — дип язган ул Instagram социаль челтәрендә.
Посмотреть эту публикацию в Instagram
2021 елда изге Рамазан ае 13 майга кадәр дәвам итәчәк. 30 көн дәвамында мөселманнарга тәүлек буе ашау һәм эчүдән тыелырга кушыла. Рамазан ае Ураза бәйрәме белән тәмамланачак.