Россиядә эшләргә кеше юк

Россиянең эчке хәле тышкы дөньядагы вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. Бердән, дөньякүләм финанс кризисы һәм пандемия шаукымы, телибезме-юкмы, безгә тәэсир итми калмыйлар. Икенчедән, дөньяның сәяси элита катлавында Россиягә каршы риторика көчәя.

Бу, нигездә, Украинага бәйле вазгыятькә килеп тоташа торган ачу һәм үч алу теләгеннән тора. Европарламентта әйдәп баручы Европа халык партиясе фракциясе рәисе «Манфред Вебер» Россия олигархларының акчасын «туңдырырга», илне банкара акча алышучы SWIFTтан мәхрүм итәргә чакырды. Билгеле, бу янау гамәлгә аша дигән сүз түгел, әмма андый дошманлык хисәре рус сумын какшата. Рубль болай да чайкалып кына тора. Көнбатыштан яңгыраган янауларга ис китмичә, җиңне сызганып эшли башларга гына кирәктер инде, мөгаен. Ләкин бер проблема чабудан тота: Россиядә эшләргә кеше юк. Бөтендөньяда халык эшсезлек куркынычы алдында калтырап торганда, бездә кеше эшне түгел, эш кешене эзли. Әле гыйнвар аенда гына эш бирүчеләр мәшгульлек үзәкләреннән 1,69 миллион эшче кул сораган булсалар, февральдә инде 1,75 миллион кеше таләп иткәннәр. Бер ел элек февральдә 1,5 миллион эш урыны булган.

Хезмәт базарына эш эзләп чыгучы яшьләр саны кимегәннән-кими. 20–24 яшьлекләр 6,9 миллионнан азрак калган. 30–34 яшьлек эшче куллар саны 12,6 миллион икән. Яшьләр пенсиягә чыгучылар санын каплый алмый. 65–69 яшьлекләр – 8,3 миллион кеше. Бу яшьтәгеләрнең инде байтагы дөнья белән бәхилләшкән булуын искә алсак, демографик катастрофаның масштабы күз алдына килә дә баса.

1990 нчы елларның авыр икътисади вазгыятендә гаиләләр бала табудан курыкканнар иде. Хәзер менә шул курку эшче көчләргә кытлык булып кайтаваз бирә. 15–19 яшьлекләр 7,2 миллионнан азрак. Болар эшкә яраклы булганда, 10,1 миллион кешенең пенсиягә китүе көтелә. Димәк, кытлык тагын да үсәчәк. Эш бирүчеләр яшь кадрларның кадерен белә башлаган, эшкә яраклы кадрларсыз калудан куркалар, диләр.

Федераль хөкүмәтнең вице-премьеры Татьяна Голикова 2030 елга өлкән яшьтәгеләр бар халыкның 29 процентын тәшкил итәчәген әйтә. Белгечләр, икътисадның һәм эчке тулай продуктның үсешенә 32–52 яшьлек кешеләр төп өлеш кертә, диләр. Нәкъ менә шулар тиешле квалификациягә ия булалар да инде. Демографик упкын шушы яшьтәгеләргә килеп җиткәч, зур проблемалар булачак, дип чаң сугалар.

Бар җирдә автоматлаштыру, ясалма интеллект куллану проблеманы бераз йомшартып җибәрер дип өметләнүчеләр дә юк түгел. Уникаль компетенциягә, стандарт булмаган фикерләүгә ия хезмәткәрләргә кытлык булачагы фаразлана. Аларны роботлар алыштыра алмаячак. Бүгенге әти-әниләргә бала тәрбияләгәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге менә шуннан аңлашыла.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү