Казанда КФУ биналарының берсен 38 миллион сумга сатуга чыгарганнар

Казанда Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр Институтында урнашкан бинаны саталар.

Авитога  гомуми мәйданы 773 квадрат метр булган объектны 38 миллион сумга сатуга куйганнар. Элек бинаның бер өлеше ашханә буларак эшләгән.

Бинага ремонт таләп итүе күрсәтелгән. Әмма барлык коммуникацияләр бар, шулай ук янгынга каршы сигнализация һәм видеокүзәтү системасы урнаштырылганы билгеле.


Фикер өстәү