Site icon Ватаным Татарстан

Чәүкәләр пәлтәдән оя корырга әзерләнә (ВИДЕО)

Түбән Камада яшәүче Нурисә Габдуллина чәүкәләргә бәйле бер кызык видео юллаган. Анда кошлар киптерергә куйган әйберне йолкып, оялары өчен чимал җыялар.

– Чәүкә бераз гына «шопоголик»ка охшаган: ялтыраган әйберне күрсә, үзенеке итәргә ашыга. Шулай берсендә ялтыравыклы яулык кигән идем, ике чәүкә һөҗүм итте. Куганга исләре дә китмәде, башка кунып, яулыкны таркалый башладылар.

Ә бүген иртән менә мондый күренешкә тап булдым: берәү чүплек контейнеры янына иске кием-салым чыгарып куйган. Игътибарымны чәүкә тавышы җәлеп итте. Якынрак килсәм, кошлар пәлтәнең материалын тишеп, эчендәге синтепонны йолкыйлар. Оя корырга менә дигән чимал бит, форсаттан файдаланып калырга телиләрдер, — дип яза Нурисә Габдуллина.

 


Exit mobile version