Site icon Ватаным Татарстан

Җәмәгать транспортыннан билетсыз баланы төшереп калдырган өчен 30 мең сум штраф түләтәчәкләр

Владимир Путин җәмәгать транспортыннан билетсыз баланы төшереп калдырган өчен 30 мең сумлык административ штраф турында законга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Әлеге закон нигезендә, балигъ булмаган баланы автобустан төшереп калдырган өчен, машина йөртүчегә — 5 мең сум, вазыйфаи затка-30 мең сумга кадәр штраф салына.


Exit mobile version