Владимир Путин җәмәгать транспортыннан билетсыз баланы төшереп калдырган өчен 30 мең сумлык административ штраф турында законга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Әлеге закон нигезендә, балигъ булмаган баланы автобустан төшереп калдырган өчен, машина йөртүчегә — 5 мең сум, вазыйфаи затка-30 мең сумга кадәр штраф салына.