Шәһәр транспортында билетсыз йөрүчеләргә штраф күләмен йөз тапкыр арттырырга тәкъдим иткәннәр

“Куян”нарның хәле мөшкеләя. “Метроэлектротранс” генераль директоры Айдар Абдулхаков билетсыз йөрүчеләргә штраф күләмен 3,6 мең сумга җиткерүне тәкъдим иткән. Бу хакта ул Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктураны үстерү комитеты утырышында белдергән.

“Билетсыз йөрүчеләргә штраф күләмен закон нигезендә 300 сумнан 3600 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итәбез. Билет бәясеннән йөз тапкыр артыграк бу”, – дигән Абдулхаков.
Моннан тыш ул билетсыз йөрүчеләргә штраф салуга вәкаләтле махсус муниципаль орган булдыруны тәкъдим иткән.

Шул ук вакытта Комитет каршындагы экспертлар советы әгъзасы – Яшел Үзәннең “Экспресс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте идарәчесе Дмитрий Грузков штрафны тагын да зуррак күләмдә салырга кирәклеген искәрткән. “Битлексез йөрүчеләргә 30 мең сумга кадәр штраф салдык. Миңа калса, 3600 сум гына аз. Билетсыз йөрүне туктату өчен дә, битлек очрагындагы кебек, 30 мең сумлык штрафка тартырга кирәк”, – дигән ул.


Фикер өстәү