Бүген Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетында журналистлар өчен уздырылган “Тарифы: просто о сложном” дип аталган республика бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
Бәйгегә 43 эш килгән. Шулар арасыннан җиде җиңүчене билгеләделәр. “Басма матбугатта язмалар циклы” номинациясендә хезмәттәшебез Гөлгенә Шиһапова җиңү яулады. Аны чын күңелдән котлыйбыз!