Путин түләве: кайчан һәм ничек?

Россия Президенты Владимир Путин балалары булган гаиләләргә август аенда 10 мең сум акча бирүне Хөкүмәткә йөкләде. Мондый ярдәмне 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр алачак. Исегезгә төшерәбез: ул бу хакта федераль Җыенга еллык Юлламасы вакытында әйткән иде.

Әлеге акчаны әти-әниләр августта алачак. Бу балаларны мәктәпкә әзерләр өчен  яхшы гына ярдәм булачак. Россия Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлеге акчага 17 млн гаилә өметләнә ала.

Рәсми матбугат чаралары хәбәр итүенчә, мәктәп яшендәге һәр балага тиешле 10 мең сум акчаны алыр өчен бернинди белешмә җыярга кирәкми, узган ел пандемия вакытында акча алган кебек үк, дәүләт хезмәтләре порталында гариза гына бирергә кирәк. Тик Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәсенең матбугат хезмәте сүзләренә караганда, әлегә гариза язу-язмау турында төгәл генә мәгълүмат юк.

– Әлегә без төгәл җавап бирә алмыйбыз. Бу эшне кайсы оешмага йөкләячәкләре дә билгеле түгел. Гариза тапшыру тәртипләрен белү белән үк хәбәр итәрбез, – дип аңлатма бирделәр «ВТ» хәбәрчесенә идарәнең матбугат хезмәтендә. Шуңа күрә киләчәктә без бу темага тагын әйләнеп кайтачакбыз әле.

Еллык Юлламада шулай ук мохтаҗ, авыр тормыш хәлендә калган һәм йөклелегенең башында ук учетка баскан хатын-кызларга да ай саен 6350 сум күләмендә акча түләү тәкъдиме  яңгырады. Бу ярдәмне йөкле ханымнар ала да башлады инде. Кремль сайтындагы рәсми мәгълүматтан аңлашылганча, әлеге ярдәмне алыр өчен өч шарт үтәлергә тиеш: хатын-кызның йөклелек срогы 6 һәм аннан күбрәк атна булу, медицина учреждениесенә йөклелекнең башында ук учетка басу, җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булу.

Моннан тыш, исегезгә төшерәбез: балалы гаиләләргә җиде яшькә кадәр баланы карау буенча больничный, эш стажына бәйсез рәвештә, тулысынча түләнәчәк.  Хәзер бала карау буенча больничный күләме эш стажына бәйле. Быелдан башлап, җиде яшькә кадәр баланы карау буенча больничныйлар хезмәт хакының 100 проценты күләмендә түләнәчәк.

Шулай ук Владимир Путин тәкъдиме белән тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8–16 яшьлек балалар да 1 июльдән 5650 сум күләмендә акча ала башлаячак.

Фото: gorodglazov.com


Фикер өстәү