Site icon Ватаным Татарстан

Владимир Путин «Россиянең ел укытучысы» бәйгесен үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертергә кушты

Россия Президенты Владимир Путин мәгариф министрлыгына «Россиянең ел укытучысы» бәйгесенең  яңа концепциясен эшләргә кушкан.

Концепцияне министрлык «Россия — мөмкинлекләр иле» автономияле коммерцияле булмаган оешма белән берлектә эшләячәк. Әлеге конкурсның ел дәвамында үткәрелүен һәм массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртылуын исәпкә алырга, диелә «Россия — мөмкинлекләр иле» АКБО күзәтү советы утырышы нәтиҗәләре буенча күрсәтмәдә.

Яңа концепция  2021 елның 1 июненә әзер булырга тиеш.  Владимир Путин «Ел укытучысы»бәйгесен ел буе дәвам итәә торган реалити-шоу төсле итү тәкъдиме белән чыкты, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.


Exit mobile version