Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, 175 гимназиядәге фаҗигадә һәлак булганнарның гаиләләре көн ахырына кадәр 1 млн сум күләмдә матди ярдәм алачак. Түләүләр гаиләнең һәр әгъзасына тигез өлешләрдә башкарылачак.
Министр сүзләренчә, калган түләүләр, зыян күрү авырлыгына карап, суд-медицина экспертизасы тикшерүләреннән соң күчереләчәк.
Алдан хәбәр ителгәнчә, авыр һәм уртача авырлыктагы яраланулар алган кешеләргә 400 мең сум түләнәчәк, 200 мең сум сәламәтлегенә җиңел дәрәҗәдәге зыян килгән кешеләргә биреләчәк.