Site icon Ватаным Татарстан

Казандагы фаҗига корбаннары өчен 62 миллион сум акча җыелгын

Казанның 175нче гимназиясендә һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләр өчен 62 млн сум акча җыелган. Шуның кадәрле акча “Красный Крест” счетына күчкән.

Бу турыда РИА Новости га оешманың рәисе Павел Савчук хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, әлеге акчалар санатория-курортта дәвалануга, ял итүгә, зыян күрүчеләргә тернәкләнү чаралары сатып алуга тотылачак.
Моңа кадәр Сбербанк “Красный Крест” счетын ачуы турында хәбәр иткән иде инде.

Казан мәктәбендәге фаҗигадә зыян күрүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча счет ачылган


Exit mobile version