Бүген, 17 майда, Татарстанда көндез һәм кичен һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
Урыны белән көнбатыштан искән җилнең тизлеге 15-20 метр секундка кадәр җитәргә мөмкин дип кисәтә синоптиклар.
Яңгыр булса да аномаль эссе һава торышы сакланачак. Давыл һәм яшенле яңгыр вакытында сак һәм игътибарлы булу сорала.