Нумеролог: «666 һәм 13 саныннан куркырга кирәкми»

Үзенең киләчәген алдан күрергә, фаразларга теләүчеләр шактый. Моны саннар ярдәмендә эшләргә була икән. Һәрхәлдә, нумерология (саннарны өйрәнү һәм аларның мәгънәсен аңлату) белән шөгыльләнүчеләр шулай дип ышандыра. Нумерология буенча консультант Регина ТРУСОВА белән саннарның кешегә йогынтысы турында сөйләштек.

– Регина Раифовна, саннар безнең тормышка һәм шәхесебезгә ничек тәэсир итә?

– Асылда, безне саннар һәрьяклап чолгап алган. Безнең бөтен галәм – саннар. Хәтта ки күп кенә изге китапларда да – Коръән булсынмы, Инҗилме – байтак мәгълүмат саннар аша җиткерелә. Теләсә кайсы сүзне махсус таблица аша саннар теленә күчереп бирергә мөмкин. Нумерологик ысул белән кешенең характерын, эш-гамәлләрен, үз-үзен тотышын, сәләтен, теге яисә бу эшчәнлеккә һәвәслеген һәм хәтта аның тормыштагы билгеләнешен тулысынча аңлатырга була. Шулай ук саннар ярдәмендә исемнең, фамилиянең, җирлекнең энергиясен тикшерә алабыз. Эш урыны да безгә йогынты ясый. 

– Белүемчә, күпчелек нумерологлар мөрәҗәгать итүченең исемен, фамилиясен, әтисенең исемен дә сората. Алар буенча нәрсә белеп була?

– Барысы да фамилия, исем һәм кешенең әтисе исеме мәгънәләрен кулланмый. Мин шәхсән ике методика буенча эшлим. Аның берсе – Пифагор матрицасы (ягъни, борынгы фәлсәфәчеләр электән үк саннар ярдәмендә үзләрен чолгап алган дөньяны аңлатырга теләгән) һәм ведик нумерология (ведическая нумерология. – Ред.). Икенчесендә исем-фамилияне, гомумән, теләсә нинди сүзне сан белән күрсәтергә һәм бу санның кешенең үзенә ничек тәэсир итүен – комачаулыймы яисә ярдәм итәме икәнен ачыкларга була. Кайвакыт кешегә яңа исем яки фамилия белән яшәү күпкә җиңелрәк була, тормышка яңача карыйсың, кызыксыну арта. Киресенчә дә булырга мөмкин: эшләр бармый, тоткарлана, ниндидер вакыйгалар башлана.

– Нумерологиянең астрология, чакрология (кеше энергетикасын өйрәнүче фән. – Ред.) һәм күрәзәчелектән аермасы бармы?

– Бәлки җавап сәер тоелыр, әмма аерма юк диярлек. Болар барысы да бер үк мәгълүматны бирәчәк, чөнки һәр сан теге яки бу энергиягә тиңдәш. Күп нәрсә белгечтән тора. Кемдер саннарны яхшы белә, ә кемгәдер планеталар һәм символлар аша мәгълүмат тапшыру җиңелрәк.

– Регина Раифовна, паспорттагы туу датасын һәм фамилияне генә алмаштырып, тормышны үзгәртү мөмкинме?

– Туу датасын алмаштырырга була. Әмма бу кешенең характерына тәэсир итмәячәк. Бер генә астролог та, нумеролог та кешенең «яңа» туу көне белән эшләмәячәк. Нәкъ тә син туган көннең сәгате, минуты, миллисекунды мөһим. Ә исем, фамилиягә килгәндә, аларны да үзгәртергә мөмкин. Анысын кеше үзе сайлый. Әйткәнемчә, бу сайлау йә уңай, йә тискәре йогынты ясаячак.

– Саннар дөньясында яшибез, дидек. Алар тормыш сыйфатына ничек тәэсир итә? Телефон номеры, урам, фатир, этаж саны ниндидер йогынты ясый аламы?

– Тормышыбыздагы һәр гамәл өчен үзебез җавап тотабыз, шуны онытмаска иде. Шуңа да саннарның тормыш сыйфатына тәэсир итүе турында сөйләү бик үк дөрес булмас иде. Әмма саннар матрицасындагы мәгълүматны белеп, тормышка карашны үзгәртергә, муллык юлыннан атларга, табигать биргән сәләтләрне 100 процент файдаланырга мөмкин. Телефон, фатир, урам номерлары һәм башка саннар, әлбәттә, ниндидер мәгълүмат йөртә. Әмма барыбер дә шәхеснең матрицасына күбрәк игътибар итәбез. Фамилия-исем очрагындагы кебек инде: йогынты була калса, ул йә тискәре, йә уңай булачак.

– 666 һәм 13 саннарын, куркыныч саннар, диләр. Алардан чынлап та куркырга кирәкме?

– Юк, бу саннардан курку урынсыз. Кешенең саннар матрицасында алар бернинди начар мәгълүматка ия түгел. Пифагор матрицасында 666 саны осталык, сәләт, популярлык өчен җавап бирә. Ведик нумерология күзлегеннән карасак, 13 саны Раху планетасына тиңдәш. Ул исә зирәклек һәм интуиция өчен җавап бирә.

– Саннар ярдәмендә кешенең финанс хәленә дә йогынты ясарга мөмкинме? Белүемчә, «финанс коды» дигән төшенчә бар?

– Мин эшләгән методикалар буенча карасак, шәхеснең үз финансларына, ресурсларына мөнәсәбәтен, акча җыя белү һәм акча эшли белү сәләтләрен тикшерергә мөмкин. Шулай ук акчага бәйле мәсьәләләрдә нәрсәгә игътибар бирергә кирәклеген дә ачыкларга була. Кешенең дөрес җирдә эшлиме-юкмы икәнен белү дә мөһим дип саныйм. Акчаны бит төрле ысуллар белән: тир түгеп, яратмаган, әмма акчалы эштә яисә авырлыкларга карамыйча җиңел итеп, рәхәтлек хисе кичереп тә эшләп була. «Финанс коды» дигән төшенчә бар. Аның «анти-коды» да бар әле. Икесе дә кешенең туу датасыннан чыгып исәпләнә. Әмма бернинди «финанс коды» да кешене диваннан торгызырга, күктән акча яудырырга һәм кем өчендер нидер эшләргә сәләтле түгел.

– Нумерология кеше тормышын үзгәртергә ярдәм итә аламы?

– Бу бик тирән сорау, аңа ике сүз белән генә җавап биреп бетереп булмастыр. Тормышыбызның һәр мизгелендә без үзебезнең юлыбызны сайлыйбыз. Безнең алда – вариантларның тулы бер киңлеге, шуңа бәйле рәвештә алдагы вакыйгалар сценарие алдан язылып куелачак. Без аларның ничек борылачагын фаразлый гына алабыз, ләкин барысын да алдан белеп бетереп булмый. «Карма» һәм «язмыш» төшенчәләре бар. Алар медальнең ике ягы төсле – бик охшашлар. Кармасын үзгәртеп, кеше язмышын үзгәртә ала. Язмыш – кармага бәйле булган функция ул. Язмыштан узмыш юк, барыбер сиңа язылган хисләрне кичерәчәксең, барыбер шул вакыйгаларны күрәчәксең. Карма исә – үзебез сайлаган юлга бәйле функция. Димәк, карманы (ягъни, эш-гамәлләребезне) үзгәртеп, язмышыбызны да үзгәртәбез булып чыга бит?! Әлбәттә, безнең күңелне төшергән барлык нәрсәләр дә элегрәк кылган хаталарыбыз өчен җәза түгел. Кайчагында тормыштагы күңелсезлекләр, начар яисә яхшы һава торышы кебек, яшәешебезнең бер өлеше. Кайчак безгә әйләнә-тирәдәге хәлләргә карашны үзгәртү дә җитә. Әгәр тормыштагы теләсә кайсы хәлне дәрес, гыйбрәт итеп кабул итсәк, кайдадыр рәхмәтле булсак, язмышыбыз безгә карата илтифат күрсәтәчәк.

 Бу – кызык!

Нумерологлар аңлатканча, 1дән алып 9га кадәр һәр сан билгеле бер мәгънәгә ия.

1 – эчке энергия, максатчанлык

2 – тынычлык ярату, ышанычлылык

3 – кискенлек, хәрәкәт

4 – сабырлык, оешканлык

5 – лидерлык сыйфатлары, абруй

6 – җаваплылык, намус

7 – иҗат, индивидуальлек

8 – тотрыксызлык, үзгәрүчәнлек

9 – көч, фидакарьлек

Үз саныңны менә болайрак исәпләп чыгарып була. Әйтик, кеше 1990 елның 1 гыйнварында туган, ди. Саныйбыз: 0+1+0+1+1+9+9+0=21, 2+1=3. Димәк, характерыгызны ачыклый торган сан – 3.

Әңгәмәдәш – Чулпан Гарифуллина

Фото: pixabay.com

 

 


Фикер өстәү