Site icon Ватаным Татарстан

«Сәләт»тә ял иткән өчен кэшбэк кайтарыламы?

Быел ике балам да “Сәләт” лагеренда ял итәргә җыена.  Анда ял иткән өчен кэшбэклар кире кайтарылмый дип ишетем. Бу дөресме?

Гөлназ Хәнәфиева, Мамадыш.

Тимерхан Шәйхетдинов,”Сәләт”клубы Президенты:

– Кызганыч, “Сәләт” андый лагерьлар исемлегенә кертелмәде. Шуңа күрә безнең аланнарда ял иткән өчен кэшбэклар кире кайтарылмаячак.

Сүз уңаеннан: хәзерге вакытта республикада 64 лагерь белән килешү төзелгән. Әти-әниләр кэшбэк системасы буенча юллама бәясенең 50 процентын (әмма 20 меңнән дә артыграк түгел) кире кайтара ала.

Сәрия Мифтахова әзерләде

Фото: Татар-информ


Exit mobile version