Site icon Ватаным Татарстан

Ир хатынын һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрен кыйнаган

3нче июнь кичендә Әлмәтнең Ленин урамында бер сәрхүш ир хатынын кыйнаган. Зыян күргән хатын ашыгыч ярдәм чакырткан.

Фельдшер хатынны тикшергән вакытта ир аңа ташланган. Ике хатын-кызның да башына зыян килгән.
Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала.


Exit mobile version