3нче июнь кичендә Әлмәтнең Ленин урамында бер сәрхүш ир хатынын кыйнаган. Зыян күргән хатын ашыгыч ярдәм чакырткан.
Фельдшер хатынны тикшергән вакытта ир аңа ташланган. Ике хатын-кызның да башына зыян килгән.
Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала.