Путин халыкны коронавирустан прививка ясатырга чакырган

Россия Президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисади форумы утырышы барышында Россия халкына коронавирустан прививка ясатырга чакырып мөрәҗәгать иткән.

“Бүген Россиядә балигъ булган һәрбер кешенең максималь дәрәҗәдә уңайлы, ихтыяри һәм бушлай прививка ясату мөмкинлеге бар. Форсаттан файдаланып, гражданнарыбызны үзләрен һәм якыннарын саклау мөмкинлеген кулдан ычкындырмауларын тагын бер кат сорыйм”, – дигән Путин.


Фикер өстәү