Йорт подъезды төбендә баласын кыйнаган хатын-кызның кем икәнлеген ачыклаганнар

Хокук саклау органнары җинаять эшен кузгалту турында мәсьәләне карый.
Чаллы тикшерүчеләре ГЭС бистәсендә 10/36/3 йорт подъезды төбендә балаcын кыйнаган хатын-кызга карата җинаять эшен кузгату турындагы мәсьәләне карый. Бу хакта “КazanFirst” хокук саклау органнарындагы чыганагы мәгълүматларына таянып яза.

– Хатын-кызның кем икәнлеге билгеләнде. Тикшерү гамәлләре уздырыла. Җинаять эшен кузгату турында мәсьәлә карала, – дип аңлатып үткән ул.


Баксаң, автомобиль төзүчеләр шәһәрендә яшәүчеләрне “акыллы” домофон камерасы төшергән видео шок халәтендә калдырган. Ул җирле бергәлекнең “ВКонтакте” социаль челтәрендәге аккаунтына урнаштырылган. Видеодан күренгәнчә, төнлә бер хатын-кыз баласын. капюшоныннан йолкып алып, сүгенә-сүгенә подъезд төбенә сөйрәп китерә. Ә инде подъезд ишеге төбендә җиткәч, сабыйны кыйный.


Фикер өстәү