Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа токмач фабрикасында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Татпотребсоюзның яңа токмач фабрикасында булды. Фабрика гыйнвар аенда эшли башлаган. Анда һәр көн саен 5 тоннага кадәр токмач җитештереләчәк. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Токмачның беренче партиясен махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәргәннәр дә инде. Яңа производство Татпотребсоюзның токмачка ихтыяҗын тулысынча каплаячак. Республиканың сәүдә челтәрләренә елына 700 тонна продукция җибәреләчәк. Тагын 800 тоннасын райполар, кооперативлар һәм кулланучылар кооперациясе кибетләре сатып алачак.
Рөстәм Миңнеханов предприятиенең технологик линияләре һәм ассортименты белән танышты. Фабрикага ул Татарстанның кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләренең гомуми җыелышы алдыннан килде.


Фикер өстәү