Татар эстрадасы җырчысының гаиләсе зур югалту кичерә

Җырчы Винарис Ильегетнең әнисенең иң кечкенә сеңлесе вафат. Бу хакта ул социаль челтәрдә хәбәр итте. 
«Соңгы апам, әниемнең төпчек сеңлесе дә китте… Заһидә апа мине һәрвакыт яратты. Минем коллегаларым барысы да аның өендә булганы бар. Һәрчак мул өстәл әзерләп, сөенеп каршы ала иде. Кунакчыллыгың, миңа булган мәхәббәтең өчен рәхмәт, кадерлем! Гаиләнең тагын бер җебе өзелде. Урының Җәннәттә булсын!», — ди Винарис.

 


Фикер өстәү