Бер кызны яшьтәшләре вәхшиләрчә кыйнаган (ВИДЕО)

Приморьеда бер төркем балигъ булмаган балалар үз компанияләреннән булмаган 13 яшьлек кызны үчекләргә булган.

Бер төркем яшүсмерләр үзләренең «батырлыкларын» камерага төшергән һәм социаль челтәрләргә элгән.Кызны караңгы урынга алып киләләр. Видеодан күренгәнчә кыз җәфалаучылар алдында тезләреп утыра һәм елый. Сыра шешәләре тоткан яшьләр кызны гафу үтенергә мәҗбүр иткән – әлегә ни өчен икәне билгеле түгел. Яшьтәшләре кызны чолгап ала һәм көлә башлый. Бер егет аягы белән кызның йөзенә тибә. Укучының йөзе канган бата. Бу яшьләрнең кәефен тагын да күтәрә, алар көлә башлый.

Бу видеоролик хокук саклау органнары хезмәткәрләренә эләккән. Хәзер тикшерү эшләре бара. Рәсми рәвештә бу хәлне шәрехләмиләр. Билгеле булганча, яшүсмерләрнең гамәлләре җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.


Фикер өстәү