Казанда сырхауханәнең сак хезмәткәренә утлы коралдан атканнар

Бу хәл Гладилов урамындагы медицина оешмасында булган.

Бүген Казанның Гладилов урамындагы сырхауханәдә бер ир-ат сак хезмәткәренә – хатын кызга утлы коралдан аткан. Бу хакта “ТНВ” Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, башына капюшон кигән, авыз-борынын битлек белән каплаган “чакырылмаган кунак” форточка аша кереп, сырхауларның медицина карточкаларын актарырга тотынган. Сак хезмәткәрен күргәч, аңа таба атып җибәргән.

Медицина оешмасы хезмәткәре полиция чакырткан. “Чакырылмаган кунак” тоткарланган. Ул шушы тирәдә яшәүче ир-ат булып чыккан. Яраланган сак хезмәткәрен шундук хастаханәгә озатканнар.
“Үтерү омтылышы” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Бу эшне тикшерү Татарстан прокуратурасы аппаратының аерым контрольлегенә алынган.


Фикер өстәү