Быел җәен Луганск халык республикасыннан 500 бала Татарстанда ял итәчәк

Быел җәен Луганск халык республикасыннан 500 бала Татарстан лагерьларында ял итәчәк. Аларны “Саулык” лагере кабул итәчәк. “Татар-информ”, Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге мәгълүматларына таянып, шулай дип яза.

Мәскәүдә бу җәһәттән тиешле килешүгә кул куелган. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, башка рәсми кешеләр катнашкан.
Документта балаларның Татарстан лагеренда 30 майдан 31 августка кадәр оештырылачагы күздә тотыла.


Фикер өстәү