19 яшьлек егетне коткарырга ашыккан ашыгыч ярдәм машинасына такси килеп бәрелгән: үлүче һәм имгәнүчеләр бар

Мәскәүдә ашыгыч ярдәм машинасы юл һәлакәтенә очраган. Бу хакта Вести хәбәр итә.

Нахимов проспектында ашыгыч ярдәм машинасына такси килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә 47 яшьлек фельдшер хатын, 34 яшьлек фельдшер ир, 56 яшьлек ир һәм 19 яшьлек бер егет зыян күргән. Аларны  хастаханәгә озатканнар.

19 яшьлек пациент егет инфаркт кичергән булган, аны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә илткәндә аларга такси килеп бәрелгән.  34 яшьлек фельдшерны коткарып кала алмаганнар, ул үлгән. Ә башка зыян күрүчеләр хәзер хастаханәдә дәвалана.


Фикер өстәү