Югары Ослан районында авариядә өч кеше һәлак булган

Татарстанның Югары Ослан районында Ключищи авылы янында авариядә өч кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Якынча фаразлар буенча, машина йөртүче идарәне югалткан, шуннан соң автомобиль кюветка очып төшкән һәм түбәсенә капланган.

Шаһитлар әйтүенчә, авариядә өч кеше һәлак булган, ә имгәнгән ике кешене якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.

/Татар-информ


Фикер өстәү