Site icon Ватаным Татарстан

«Сабантуй көнне яуган боз икенче көнне генә эреп бетте, буалар китте, күперләр җимерелде»

Аксубайда халык  Сабантуй белән бергә яңгырын да көткән. Тик көтмәгәндә килгән яңгыр күп кенә мәшәкатьләр ясап, шактый гына зыян салган. 

– Әллә ниләр эшли белсәк тә, табигатькә каршы бара алмыйбыз. Бик матур итеп киенеп бәйрәмгә чыккан идек. Җиле дә көтмәгәндә чыкты. Кибетләргә күп зыян килде инде. Палаткалар авып бете, товарлары пычранды, – дип сөйли Аксубайда яшәүче Госман Хәбибуллин.

Васильевка дигән авылда яшәүчеләргә зыянның зуры килгән. Бакчаларына утырткан барлык яшелчәләр сынып беткән.

– Яңгыр көткән идек, менә нәрсә булды. Халык зар елый. Бакчаларны карарлык түгел. Боз 10 сантиметр чамасы яуды. Бер көннән соң да боз тора иде. Яңгыр аркасында буабыз китте. Күперләр җимерелде. Бәйрәм күңелсезрәк узды шул, – ди Васильевка җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин. – Башка мондый хәвефләр килмәсен иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Exit mobile version