«Сабантуй көнне яуган боз икенче көнне генә эреп бетте, буалар китте, күперләр җимерелде»

Аксубайда халык  Сабантуй белән бергә яңгырын да көткән. Тик көтмәгәндә килгән яңгыр күп кенә мәшәкатьләр ясап, шактый гына зыян салган. 

– Әллә ниләр эшли белсәк тә, табигатькә каршы бара алмыйбыз. Бик матур итеп киенеп бәйрәмгә чыккан идек. Җиле дә көтмәгәндә чыкты. Кибетләргә күп зыян килде инде. Палаткалар авып бете, товарлары пычранды, – дип сөйли Аксубайда яшәүче Госман Хәбибуллин.

Васильевка дигән авылда яшәүчеләргә зыянның зуры килгән. Бакчаларына утырткан барлык яшелчәләр сынып беткән.

– Яңгыр көткән идек, менә нәрсә булды. Халык зар елый. Бакчаларны карарлык түгел. Боз 10 сантиметр чамасы яуды. Бер көннән соң да боз тора иде. Яңгыр аркасында буабыз китте. Күперләр җимерелде. Бәйрәм күңелсезрәк узды шул, – ди Васильевка җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин. – Башка мондый хәвефләр килмәсен иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


«Сабантуй көнне яуган боз икенче көнне генә эреп бетте, буалар китте, күперләр җимерелде»” язмасына фикерләр

  1. Малларының зәкәтен бирмиләр менә шуның өчен АЛЛАҺы тәгалә бирә бәлә казаларны 60 капчык бәрәңе алдыңмы 10 капчыгын зәкәт түлә фәкырьләргә бир 6 капчык алдыңмы 1 капчыгын бир помидорны да кыярны да шунда гына бәрәкәт була. Икенче елга АЛЛАҺы тәгалә тагын да кубрәк бирә бирер кеше тапмасаң картлар ертына илт бадалар йортына бир.Хәр бер ауылда бар карт ятим әбиләр күп бадалы гаиләләр яшәмәгез үземә генә диеп бәрәкәте булмый белегез.

Фикер өстәү