Site icon Ватаным Татарстан

Татарстан Президенты «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең Төркия вәкилләре белән очрашу уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең Төркия вәкилләре белән очрашты. 

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшләренә актив эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Россия Федерациясе Президенты мөселман илләре белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Бу – Россия тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе», — диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, узган ел төркем уннан артык эре чара үткәргән, нигездә онлайн-форматта. Төп игътибар, гадәттәгечә, инсаниятара һәм диниара диалогны үстерүгә, традицион кыйммәтләрне саклауга, гуманитар хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә, яшьләр арасында элемтәләрне һәм үзара тәҗрибә алмашуны үстерүгә, мәгълүмати агымнарны һәм коммуникацияләрне яхшыртуга бирелде.


Exit mobile version