Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең Төркия вәкилләре белән очрашты.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшләренә актив эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Россия Федерациясе Президенты мөселман илләре белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Бу – Россия тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе», — диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, узган ел төркем уннан артык эре чара үткәргән, нигездә онлайн-форматта. Төп игътибар, гадәттәгечә, инсаниятара һәм диниара диалогны үстерүгә, традицион кыйммәтләрне саклауга, гуманитар хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә, яшьләр арасында элемтәләрне һәм үзара тәҗрибә алмашуны үстерүгә, мәгълүмати агымнарны һәм коммуникацияләрне яхшыртуга бирелде.