Рөстәм Миңнеханов: «Татарлар саны ник кимегән?» дигән сорауга галимнәр җавап бирәчәк»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Интерфакс» агентлыгы белән әңгәмәсендә ислам илләре белән мөнәсәбәтләр һәм ике арада хезмәттәшлек юнәлешләре турында сөйләде. Төп фикерләрне тәкъдим итәбез.

Казанда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» турында

«KazanForum»га ил күләмендә тиң юк. Әлеге чара федераль статуска ия булганы өчен Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәт. Форумның төп максаты илебезнең мөселман илләре белән элемтәләрен тагын да үстерүдән гыйбарәт. Әлеге җыенны мин 2014 елдан бирле җитәкчелек иткән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме алып барган зур эшнең бер өлеше итеп кабул итәбез. Чыннан да, «KazanForum» яңа һәм әһәмияте ягыннан көн кадагында торган эш юнәлешләрен ачарга ярдәм итә. Мәсәлән, соңгы елларда үсеш алган хәләл индустрияне генә алыйк. Бу мәсьәләдә өйрәнәсе һәм эшлисе эшләр байтак әле. Партнерлык банкингы буенча да федераль үзәк белән дә, ислам илләрендәге хезмәттәшләребез белән дә актив хезмәттәшлек итәбез. Форумда БДБ илләре, Якын Көнчыгыш, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Африка илләреннән кунаклар һәм спикерлар катнашачак. Җыенда ил җитәкчелеген, федераль хакимият органнары вәкилләрен, Россия төбәкләре башлыкларын, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илчеләрен дә көтәбез.

Россиянең ислам дөньясы илләре белән мөнәсәбәтләрендә Татарстанның  урыны турында

Ислам дөньясы белән хезмәттәшлек итү һәрвакытта да республиканың тышкы икътисадый һәм халыкара эшчәнлегендә төп элементларның берсе булып торды. Хәзерге шартларда бу аеруча да зур әһәмият алды. Төп юнәлешләр – БДБ вәкилләре булган тугандаш илләребез, гарәп дөньясы, Иран, Төркия, Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре. Барыннан да бигрәк, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерергә телибез. Экспортка йөз тоткан төбәк буларак, Татарстан сәнәгать һәм авыл хуҗалыгына бәйле күпсанлы продукция тәкъдим итәргә әзер. Ислам дөньясы илләре белән товар әйләнешенең яртысы диярлек БДБ илләренә туры килә. Шунысы да бар: соңгы бер елда ерак чит илләр белән сәүдә күләме якынча ике тапкыр арткан. Барыннан да бигрәк, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия һәм Марокко белән ике арадагы товар әйләнеше үсте. Инвестицион хезмәттәшлеккә дә аерым игътибар бирәбез. Ике арада мондый проектлар әлегә күп түгел, билгеле. Әмма бу юнәлештә зур эш алып барыла.

Җанисәп нәтиҗәләре, татарлар саны кимү турында

Әйе, җәмгыятьтә, бигрәк тә милли җәмәгатьчелектә халык санын алуга бәйле бәхәсләр бара: җанисәпнең методологиясе, аны цифрлаштыруга бәйле кимчелекләр турында тарткалашалар; үз милләтен күрсәтмәгән гражданнарны саныйлар (халык саны күпмегә кимегән һәм бер татарларда гына түгел); үз милләтен күрсәтүдән баш тарткан 16 миллионнан артык Россия гражданы арасында руслар, татарлар һәм башка халык вәкилләрен «эзлиләр». Әлеге фикер алышулар һәм, бәлки, ачыкланачак кимчелекләр алдагы җанисәпне үткәрү барышында файдалы булачак. Татарстанда татарлар саны арткан. Әмма илнең башка төбәкләрендә кимегән. Бу нәрсәгә бәйле? Моңа тәгаен бәяне галимнәр һәм тармак белгечләре генә бирә алачак. Белүемчә, мондый анализ алып барыла. Җанисәпнең төп нәтиҗәсе: без үзләрен татарлар дип күрсәтүчеләр алга таба да үз телен, мәдәниятен саклап калсын һәм киләчәк буыннарга тапшыра алсын өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләргә тиеш.

Ту-214не җитештерү турында

Чит ил компанияләренең ил базарыннан китүе үзебезнең машина төзүчеләр, шул исәптән авиатөзелеш өлкәсендә дә яңа мөмкинлекләр ача. Әйтергә кирәк, Казан авиация заводы беркайчан да Ту-214не җитештерүдән туктамады. Предприятиедә серияле җитештерү җайга салынган, эшнең тулы бер циклы гамәлдә. Сүз җитештерү күләмен арттыру турында бара. Татарстанның «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясе 4 машина сатып алырга җыена. «Аэрофлот»ка 11 очкыч җитештерүгә бәйле килешү төзелгән. Алга таба җитештерү куәтен тагын да үстереп, елына 10 очкыч җыя башлау, ә киләчәктә бу санны 20гә кадәр җиткерү нияте бар. Дәүләт һәм коммерцияле заказларны тәэмин итү өчен берьюлы берничә партия очкыч җитештереләчәк.

 

 


Фикер өстәү