40 ел буе сызгырып яшәгән Гөлнур Мингалиева: «Минем кебек ирләр дә булдыра алмый»

Кама Тамагы районы Кече Мәрәтхуҗа авылында яшәүче Гөлнур Мингалиева авылдашларына бар хәбәрне сызгырып кына җиткерә. Авылга чүп җыючы машина килгәнне дә, берәр чара буласын да аның аша беләләр. Хәвеф-хәтәрләрдән дә саклап калганы бар икән.

Шушы авылга килен булып төшүенә дә 40 ел була инде. Заманында Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, эшкә җибәрелгән кызны Ринат исемле егет кияүгә алып кала. Ул вакыттан бирле инде күпме сулар аккан. Гөлнур апа авылның үз кешесенә әйләнгән. Алар Ринат абый белән өч бала үстергәннәр.
– Зоотехниклыкка укыдым. Монда килгәндә, сыер фермалары да, дуңгызныкы да гөрләп тора иде. Бик алдынгы иде алар. Мине дуңгыз фермасына эшкә билгеләделәр. Берүземә 5 мең баш иде. Шуларны көткән чакларым да булды. Шул вакытта сызгыра башладым да инде. Терлекләрне дә тыңлатырга кирәк, – ди Гөлнур апа. – Фермада 36 ел эшләдем. Зоотехниклыктан башладым, мал табибы булып пенсиягә чыктым. Рәхәт елларда эшләдем дип сөенеп торам. Үзенә күрә күңелле иде ул чаклар.

Кул эшләренә дә хирыс ул. Бер дә тик торганы юк икән. Мунчала үрә, урындык япмалары бәйли. Мәдәният йортына да йөри, концерт-театрларда катнаша.  Без шалтыратканда, кәрзин үреп утыруы иде. Язын талчыбык йомшак икән. Өч кәрзингә заказы бар.

– Кукмара районының Төркәш авылы кызы мин. Әтием, бик оста итеп, каз оялары үрә иде. Кечкенәдән аңа ярдәм итеп тордым. Бергә талын да җыя идек, бөктек тә. Олыгайгач, үземнең дә кәрзин үреп карыйсы килде. Инде хәзер каз оясы сораучы юк, ә менә савыт өчен кәрзин алалар әле. Язга чыккач, шулар белән мәш киләм. Тал күп. Су буеннан җыеп алып кайттым да тизрәк ясарга утырдым, – ди ул. – Зур дигәннәрен – 500 сумга, кечерәкләрен 350гә сатам. Иш янына куш дигәндәй, акчасы ярап куя. Әмма күбрәк кешеләрне сөендерергә яратам. Якыннарыма бүләккә дә таратам.

Әтисен искә алгач, Гөлнур апа туган якларын сагынып яшәвен дә әйтте. Кукмара белән Кама Тамагы арасы якын түгел. Ике елга бер булса да, ерак туганнарына, әтисенең каберенә кайтып йөриләр икән.
– Казанга 2 сәгать дигәндә барып җитәбез. Авылга кайтыр өчен 5 сәгатьләп вакыт кирәк. Көтәр кешең, туган нигезең булмагач, кайтулар сирәгәйде инде. Әмма балачак, яшьлек елларым сагындыра. Әти дә иртә китеп барды. 49ы тулмый да калды. Кәрзин үрәм дип, аякларына салкын тидерде ул. Резин итек белән йөрер иде. Аягын кистеләр дә, шуннан савыга алмады. Әнине монда алып килеп карадым.  Монда җирләдек тә инде. Энем Айратны да үз яныма чакырдым. Шулай итеп, нигезебез калмады, – ди ул.

Гөлнур ападан җәйләрен нишләвен сорыйм. «Бакчада казынам», – ди. Инде помидорлары да чәчәктә. Күп еллар карбыз да үстереп ашыйлар икән. Бакчаларына груша белән шәфталу (персик) утырткан булганнар. Алар да мул уңыш белән сөендергән.

Җәйләрен бакчадан тыш, Гөлнур апа авылдагы тәртипне дә саклый. Юл өстендә генә яшәгәч, күп кенә кешеләрне бәла-казадан да саклап калган. Бервакыт кечкенә генә бала, килүче машинаны күрмичә, юлга чыга. Инде бетте дигәндә, Гөлнур апа, каты итеп сызгырып җибәреп, сабыйны коткарып кала. Аның кебек итеп ирләр дә сызгыра белми икән.

– Үзләре яныма килеп, без синең кебек булдыра алмыйбыз, диләр. Нәрсәсе бар инде аның. 40 ел сызгырам, – ди ул. – Тормышны яратып яшәргә кирәк. Күңелеңдә тынычлык, рәхәтлек икән, бар нәрсәгә җитешәсең. Иремә рәхмәт. Ул бик акыллы булды. Ярый әле юлларыма очраган, дим. Юллама бирүчеләргә дә рәхмәт. Бәхетле тормышка булган икән ул.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү