Site icon Ватаным Татарстан

Вакцинациядән соң инвалидлык алган россиялеләр өстәмә акча алачак

Әгәр кеше коронавируска вакцинация ясаганнан соң инвалидлык алган икән — пенсиясенә өстәмә акча өстәләчәк. Аның күләме 1 400 сум тәшкил итә. Бу хакта медицина адвокаты Юлия Казанцева сөйләде, дип яза KazanFirst.

— Әгәр вакцина кадатканнан соң кешенең сәламәтлеге начарланса — 10 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү каралган, инвалидлык алган очракта, пенсиягә ай саен 1427, 14 сум өстәләчәк. Үлем очрагында бер тапкыр түләү каралган — 30 мең сумга тиң, — дип аңлатты юрист.

Казанцева сүзләренә караганда, вакцинадан соң өзлегүләр исемлеге зур түгел. Исемлеккә авыр аллергия реакцияләре, анафилактик шок, энцефалит,  авыр генерализацияләнгән аллергия реакцияләре, генерализацияләнгән инфекция, хроник артрит кертелгән.


Exit mobile version