Әгәр кеше коронавируска вакцинация ясаганнан соң инвалидлык алган икән — пенсиясенә өстәмә акча өстәләчәк. Аның күләме 1 400 сум тәшкил итә. Бу хакта медицина адвокаты Юлия Казанцева сөйләде, дип яза KazanFirst.
— Әгәр вакцина кадатканнан соң кешенең сәламәтлеге начарланса — 10 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү каралган, инвалидлык алган очракта, пенсиягә ай саен 1427, 14 сум өстәләчәк. Үлем очрагында бер тапкыр түләү каралган — 30 мең сумга тиң, — дип аңлатты юрист.
Казанцева сүзләренә караганда, вакцинадан соң өзлегүләр исемлеге зур түгел. Исемлеккә авыр аллергия реакцияләре, анафилактик шок, энцефалит, авыр генерализацияләнгән аллергия реакцияләре, генерализацияләнгән инфекция, хроник артрит кертелгән.