Татарстанда Тойма елгасыннан водолазлар 31 яшьлек ир-атның мәетен чыгарган. Фаҗига Менделеевск районында булган.
Фаҗига урынына килгән коткаручылар төркеме су төбен тикшерә башлый. Мәетне ярдан 30 метр ераклыкта 6 метр тирәнлектә табып алалар. Аны полиция хезмәткәрләренә алып тапшырганнар.
Коену урыны җиһазландырылмаган булган.