Коронавирустан прививка ясатканнар өчен кояш нәрсәсе белән куркыныч булуын аңлаттылар

Җәй көне вакцинация өзлегүләрсез узсын өчен, табиб-пульмонолог кояшта озак торудан тыелырга киңәш итә. Бу хакта «Известия»хәбәр итә.

Озак кызыну хәтта сәламәт кеше өчен дә куркыныч. Ультрашәмәхә нурланыш тән пешүгә китерә, бу аллергик реакция китереп чыгара торган гистамин матдәсе бүленеп чыгуга китерә.

Антитәнчекләр барлыкка килгәнче кояштан качарга кирәк. Беренче прививкадан соң якынча өч атна  һәм икенчесеннән соң ике атна кызынмау хәерлерәк. Урамда мөмкин кадәр азрак булырга кирәк, бигрәк тә көндез.


Фикер өстәү