Июль башында Идел буе төбәкләрендә һава торышы ничек булачагын фаразладылар

Россиянең күпчелек өлешендә июль башында температура нормадан югарырак булыр дип көтелә. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләгән.

«Европа территориясендә, бигрәк тә Идел буенда һәм Уралда, июль башында температура сигез градуска югары булачак, куркыныч һава торышы сакланачак», — дип искәртте ул.

Аның сүзләренә караганда, Якутиядә дә шундый ук хәл күзәтеләчәк: температура нормадан дүрт-сигез градуска югарырак — 30 градуска кадәр була.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, бүген көндез Татарстанда термометр баганалары 31-36 градуска кадәр күтәреләчәк. Якындагы ике көндә аномаль эссе һава торышы саклана.


Фикер өстәү