Бер гаиләне җиләк җыйганда яшен суккан

Фаҗига 27 июнь көнне Башкортостанның Олы Нагадак авылы янында булган, дип яза «Сургазинский вестник» газетасы.

Бер версия буенча, ире хатыны белән кырга җиләк җыярга килгән, икенчесе — алар себерке өчен каен ботаклары җыйган булалар. Кинәт күктә яшен балкый — көчле электр разряды парга тия. Яшен сугып, ирне читкә ташлый ул аңын югалта. Ир-ат аңына килгәч хатыны янына килә — үлгәнен аңлый.

Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре хатын-кызга берни белән дә ярдәм итә алмый.

 

 


Фикер өстәү