Россиядә тәүлек эчендә коронавирустан 652 кеше үлгән. Бер көн эчендә теркәлгән очракларының мондый югары күрсәткече моңарчы булганы юк иде. Шулай итеп, Россиядә тәүлек эчендә COVID-19 йоктырып үлүчеләр саны буенча антирекорд теркәлде.
Иң күп үлем очраклары (бер тәүлек эчендә дә, гомумән дә) — Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Түбән Новгород, Брянск һәм Мәскәү өлкәләрендә.