«Полицейский с Рублёвки» сериалында катнашкан 32 яшьлек актер вафат

Яшь, танылган актер Ростислав Гулбин вафат. Аңа нибары 32 яшь булган. Актер «Чернобыль. Зона отчуждения»да лейтенанта Коломиеца һәм «Полицейский с Рублёвки» сериалындагы Олег Елисеев рольләре аша танылган иде.

«Ростислав Гулбис кичә Костромада вафат булган. Рәсми рәвештә диагнозы әле билгеле түгел. Аның йөргән кызы  Ростислав табиблар хатасы аркасында үлде дип саный. Кострома хастаханәсендә аны саклап кала алмадылар… Без шок хәлендә», — дип сөйләгән  актёрның агенты Екатерина Гольцман.


Фикер өстәү