Site icon Ватаным Татарстан

Танылган кино актерының үлем сәбәбе ачыкланды

Кичә кич кино актеры Ростислав Гулбин вафат булган дип хәбәр иткән идек.

32 яшьлек актерны клип төшергән урыныннан хастаханәгә алып киткәннәр. «Ростиславны панкреатит өянәге белән Кострома үзәк хастаханәсенә  алып киттеләр һәм шул…», — дип сөйләгән РИА новости агентлыгына актерның танышы.
Ростислав Гулбис-театр һәм кино актеры. 1989 елда туган, «Полицейский с Рублевки», «Чернобыль: зона отчуждения», «Нагиев на карантине» сериалларындагы рольләр белән танылу алган. Аның белән хушлашу 3 июль көнне узачак.

«Полицейский с Рублёвки» сериалында катнашкан 32 яшьлек актер вафат


Exit mobile version