Милли җанлы… физик

Килешәсездер, тирә-юнебездә га­җәп­ләнеп соклана торган кешеләр шул­кадәр күп. Балтач районының 60 ху­җалыклы Сырья авылында туып үскән удмурт егете Леонид Сапож­ников та – әнә шундыйларның берсе. Күп һөнәрле, бер урында тик тормас, гел эзләнүчән, үзен төрле юнә­леш­ләрдә сынап караган, бик кы­зыклы, милли җанлы шәхес.

Югары белемле физика-математика-информатика укытучысы ул. Армия хезмәтен үтеп, райондагы иң әйбәт мәктәпләрнең берсендә алты ел балаларга белем биргәннән соң туган авылында ачылган мәктәп-бакча комплексына директор итеп куялар үзен. Әле ике ел элекке мәктәбенә йөреп эшләвен дә дәвам иттерә.

Тик тынгысыз күңеле ниндидер яңалык эзли: 2000 елда, биш гектар җир алып, «Ошкон» («Өмет») дигән КФХ оештырып, печән үстереп, сатып, терлекләр асрап, үз эшен башлый. Әмма, кызганычка, иткә бәяләр төшкән, сорау кимегән елларга туры килә ул. 2002 елда бөтен Казанны әйләнеп чыгып, ит кирәк урын тапмый да бу эшкә кул селти (шулай да 2008 елга кадәр «тарта» әле үзе). Өмет дигәнең бәлки сүнеп тә бетмәс иде, әмма «мәктәптән китсә дә бер аягы шунда калган» (үзе шулай ди) егет бу эшнең үзенеке түгеллеген аңлый. 2016 елга кадәр мәктәптә удмурт балаларына татар теле дәресләре укыта.

Районда «Кенеш» удмурт җәмгыяте 1992 елда оеша. 1997 елга кадәр әлеге оешма белән районның удмурт газетасы редакторы Александр Кунаев җитәкчелек итә. Шул елларда Кунаев газетада район удмуртларына мөрәҗәгать бастыра: милли җәүһәрләребезне туплыйсы иде, ди. Егермеләп өлкән яшьтәге кеше үзләре белгән җырлар, гореф-гадәтләр турында редакциягә язып җибәрә. Леонид та читтә калмый: шушы темага бик күпләрне уйлан­ды­рыр­лык зур мәкалә яза. «Әйдәгез, шушы тупланган байлыкны китап итеп эшлик. Киләсе буыннарга да барып җитәрлек булсын», – ди ул. Әлеге язмадан соң озак та үтми, аны «Кенеш»ка җитәкче итеп сайлыйлар. Ике елдан бу җәмгыятьне автономия итеп үзгәртеп, республика күләмендә рәсми теркәтүгә ирешәләр. 20 ел җитәкли бу оешманы тынгысыз Леонид Дмитриевич. Дини йолаларны торгызу, буыннар арасында бәйләнешне ныгыту юнәлешендә күп эшләнә. Гырон Быдтон бәйрәменең бүген республикада популярлашуында да аның өлеше бәхәссез. 8 ел рәттән районда үткәреп, елдан-ел күбрәк кунаклар катнашында оештырып, башкаларга зур үрнәк күрсәтәләр. Һәр районда чираттан үткәрелә башлавына да ирешәләр.

Фольклор китабын эшлик дип мөрәҗәгать итеп кенә калмый, үзе җиң сызганып тотына Леонид. 1997 елдан 2019 елга кадәр зур хезмәт куя. Шушма удмуртлары фольклорына, этнография, гореф-гадәтләренә багышланган, Балтач, Мари-Төрек, Киров, Кукмара районындагы Лельвиж авылы – бөтенесе кырыктан артык удмурт авылының мәдәни-милли мирасын туплаган бик бай мәгълүматлы, 900гә якын фото (арада бер гасыр элек төшелгән бик кыйммәткә ияләре дә бар) белән бизәлгән, 752 битле китап дөнья күрә. Дөрес, әлегә ун данә генә. Инде Балтачта, Ижевскида тәкъдим итү кичәләре дә үткәргәннәр. Һәркайда китапка югары бәя бирелгән. Ижевскида этнография галимнәре, бу китап кыйммәте ягыннан дәүләт премиясенә лаек булырлык, дип сөендерә. Леонид, күптөрле конкурсларда катнашып, ике грант – ТР Мәгариф министрлыгы оештырганында 250 мең сум, Финляндиядә үткәрелгәнендә 4 мең евро отуга ирешкән. Әлеге грант акчаларына 12 мең данәдә әлеге китапның ике аудио, ике видеоязмасын эшләткән. Китап 3 мең данә тираж белән басылса, һәр китапка аудио-видео язмалар да өстәләчәк. Әлеге китапны нәшер итү мөмкинлекләре эзләнә.

Соңгы елларда Леонид Сапожников туган авылында клуб мөдире булып эшли. Бу өлкәдә дә күптән үз кеше инде ул. Авылның фольк­лор ансамбле белән күпме конкурсларда катнашып, призлы урыннар алынган.

 


Фикер өстәү