Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда 14 кеше вакцинациядән соң коронавирус белән чирләгән

Татарстанда 14 кеше вакцинациядән соң коронавирус белән чирләгән. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев журналистлар белән очрашуда әйтте.

Аның сүзләренчә, прививкадан соң COVID-19 йоктыру ихтималы бар, вакцина тулысынча чирдән сакламый. «Һәр кешенең иммунитеты төрлечә реакция бирә. Моннан тыш, антитәнчекләрнең билгеле бер вакыт узгач икенче прививкадан соң барлыкка килүен онытырга ярамый», — дип искәртте Альмир Абашев.


Exit mobile version