Татарстанда 14 кеше вакцинациядән соң коронавирус белән чирләгән. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев журналистлар белән очрашуда әйтте.
Аның сүзләренчә, прививкадан соң COVID-19 йоктыру ихтималы бар, вакцина тулысынча чирдән сакламый. «Һәр кешенең иммунитеты төрлечә реакция бирә. Моннан тыш, антитәнчекләрнең билгеле бер вакыт узгач икенче прививкадан соң барлыкка килүен онытырга ярамый», — дип искәртте Альмир Абашев.