Йолдызнамә | 5–11 июль

Кучкар (21.03 – 20.04) Якыныгыз бик әйбәт бер хәбәр белән куандырыр.  Әле тагын кесә тутырып акча керүгә әйбәт кенә өмет-ышанычлар да барлыкка килер. Көнкүрештә генә бераз кыенлык килеп туар, ә калган өлкәләрдә үзегезне кемгә караганда да бәхетлерәк итеп тою мөмкинлеге ачылыр.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Кәгазь-каләмегезне әзер тотыгыз: якын араларда берьюлы берничә бик шәп идея килер. Балаларыгыз бары тик күңелле мәшәкатьләр генә китерер. Ә менә хезмәттәшләрегез турында болай әйтеп булмый: алар теләсә нәрсә китереп чыгарырга мөмкин. Шәхси тормышыгыз турында бик сөйләнеп йөрмәгез: кемнәрдер үзегезне «чәйни» башларга мөмкин.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Эштә кызыклы гына проектлар пәйда булырга мөмкин. Әмма аларны сезгә ышанып тапшырсыннар өчен шактый ук тырышырга туры киләчәк. Ял көннәрендә күптәнге танышларыгыздан сәеррәк яңалыклар ишетерсез. Сөенергәме боларга, көенергәме, дип торганда, үзегез өчен бик тә кызыклы бер фикергә килерсез.

Кысла (22.06 – 22.07) Теләсә кайсы мәсьәләләргә, аеруча акчага кагылышлыларына бик җаваплы карагыз. Юкса югалтулар булырга мөмкин. Ә менә баш белән эш итсәгез, киресенчә, муллыкны тагын да ишәйтәчәксез. Якыннарыгыз ярдәменнән баш тартмагыз, шул ук вакытта аларны кайгыртырга да онытмагыз.

Арыслан (23.07 – 23.08) Төгәлләнмичә калган ниндидер эшләрегез бар икән, кичекмәстән түгәрәкләп куегыз. Юкса кар йомарламы кебек үсәчәк алар. Сәеррәк кенә бер хәлдән соң туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләр бик нык яхшырачак. Атна ахырында күңелегезне күтәрү генә түгел, үзегезне бер башка үстереп тә җибәрердәй вакыйга булачак.

Кыз (24.08 – 22.09) Финанс мәсьәләләрен хәл итү өчен бик уңайлы, җайлы чор. Хезмәт баскычыннан әйбәт кенә күтәрелү өчен моңа кадәр күрелмәгән искитмәле мөмкинлекләр ачылырга тора. Шәхси тормышыгызда да  тәртип. Гүя бәхет аягыгызга уралып йөри кебек…

Үлчәү (23.09 – 23.10) Күптән түгел берәрсен ялгыш кына рәнҗеткән идегезме? Түбәнчелек белән гафу үтенү өчен моннан да уңайлырак чорны башка табып булмас кебек. Җитәкчегез белән бераз әйткәләшеп алырга мөмкинсез. Әмма шикләнеп калмагыз: сез дөрес юлдан барасыз.  Шуңа күрә озакламый сезнең фикер белән килешмичә булдыра алмас ул.

Чаян (24.10 – 22.11) Соңгы вакытларда тормышыгызда  үзегезне «кара полоса» эзәрлеклиме әллә? Сөенегез: ниһаять, агына алышыначак ул. Күбрәк вакытыгызны ялга, күңел ачуларга багышлагыз.  Кем әйтмешли, эш – бүре түгел, урманга качмас әле. Дусларыгыз белән очрашыгыз. Сезгә алар зур бер яңалык әзерләп куйган бугай.

Укчы (23.11 – 21.12) Соңгы вакытларда  сагаеп көтелгән бер вакыйга булачак. Әмма аның сезгә бер зыяны да тимәячәк. Киресенчә, тормышыгызны җайлап җибәрергә ярдәм итеп кенә куячак. Хезмәт урынында баш күтәрмичә эшләргә туры килгәнлектән, өйдәге мәшәкатьләргә вакытыгыз бик калмаячак. Атна ахырында күңелегезне кузгатып җибәрердәй хәлләр килеп чыгачак.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Йолдызлар матди хәлегез яхшыруны һәм карьера баскычыннан күтәрелүне вәгъдә итә. Көтелмәгән командировкалар булырга мөмкин. Баш тартып маташмагыз: бик уңышлы килеп чыгачак алар. Күңелегездә берәүгә карата мәхәббәткә охшаш хис-тойгылар бөреләнергә мөмкин.

Сукояр (21.01 – 19.02) Акчага бәйле кыенлыкларны хәл итү өчен бик уңайлы чор. Хезмәт урынында үсүне, йә булмаса үзегез өчен бик тә отышлы ниндидер эшкә бәйле документларга кул куюны тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Бик әйбәт бер хыялыгыз атна урталарында кызык кына тормышка ашып куячак.

Балык  (20.02 – 20.03) Атнаның беренче яртысы әллә ни уңайлы түгел. Аның каравы, икенче яртысы… Мөһим очрашуларыгызны кыю төстә шушы чорга билгеләгез әле! Тормышыгызга шәп кенә үзгәрешләр үтеп керүне вәгъдә итә алар. Мая туплау өчен әйбәт чор, ә чыгымнарны әлегә кичектереп тору хәерле.


Фикер өстәү