Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда газ баллоны шартлау аркасында шәхси йорт җимерелгән

ФОТО: Роман Ш.

Татарстанның Мөслим районында ике фатирлы йортта газ баллоны шартлаган. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Гадәттән тыш хәл Иске Карамалы авылында Кооператив урамында була. 50 л күләмдәге газ баллоны шартлаган, бинада түбә ишелгән, стеналар һәм тәрәзә уемнары өлешчә зарарланган.

1973 елгы ир-ат зыян күргән, аны хастаханәгә озатканнар.


Exit mobile version